ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

20 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мишә авыл җирлеге, Сабабаш авылы белән берлектә «Чыршыкайда кунакта» Лесхозда чыршы ачу тантанасын оештырдылар. Чара алып баручыларны сәламләүдән һәм Хоттабыч, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Аждаһа һәм елан кебек әкият геройлары катнашында куелыштан башланды. Алга таба бистәнең һәр оешмасы халык һәм кунаклар өчен күңелле һәм кызыклы уеннар үткәрде. Уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Барлык кунакларны кайнар чәй, пылау, коймак белән сыйладылар. Көннәр салкын булуга карамастан, бәйрәм күтәренке кәеф белән үтте, барысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Яңа ел алдыннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, муллык һәм иминлек телисе килә! Кышкы матур бәйрәмнәр тынычлык китерсен.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Хөрмәтле район оешмалары/предприятиеләре/учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, актив яшәүчеләр. Биналарны һәм территорияләрне Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез комиссияләр тарафыннан бәяләнде һәм призлы урыннар билгеләнде:

Иске Икшермә авыл җирлегендә хоккей мәйданчыгында боз катыру эшләре алып барыла

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

23нче декабрь көнне, Сабада, халыкара волонтерлар көне уңаеннан, яшь һәм көмеш волонтерларны тантаналы тәбрикләү чарасы үзды. 

Күп балалы гаиләләргә яңа ел бүләкләре

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Кышкы кичләр ял итү өчен менә дигән вакыт. Шушы унайдан 22 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә белән берлектә,  мәдәни чараларда актив катнашучы авылдашлар белән Сабага "Боз һәм кар патшалыгына сәяхәт" дигән сәяхәт оештырдылар. Кар сыннарыннан ясалган фигураларны карап, район буйлап, җәяүле экскурсия  һәркемгә ошады. Районыбыз ,Яңа ел утлары белән балкып торучы, әкияти шәһәрчеккә ошап калган. Күңелле сәяхәт һәркемдә уңай тәэсирләр генә калдырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, фольклорчы һәм Филолог, татар сүзлекләрен төзүче, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан АССРның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан 23 декабрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә "Классик шагыйрь Нәкый Исәнбәт"дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының биографиясен тыңладылар һәм балалар өчен «Мырау Батыр»әкияте белән таныштылар. Мырау батыр маҗаралары-туган җирне яратып һәм тырыш хезмәт куеп, герой булып, һәртөрле авырлыкларны җиңеп, куркуыңны җиңеп чыгу үрнәге ул.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 декабрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Халкымның күңел бизәкләре»темасына танышу сәгате үткәрде. Чарада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр – "Сэйлэн" клубы әгъзалары катнашты.

Китапханәчеләр электрон презентация ярдәмендә татар милли бизәкләре турында сөйләделәр, чигелгән сөлге күрсәттеләр. Сөлге - ныклы татар гаиләсе символы, Сабантуйда бәйрәм традицияләре символы, туйларда сөлгеләрне бүләк итеп тапшырганнар.

Чара татар телен белү буенча конкурслар һәм викториналар, китап күргәзмәсенә күзәтү белән дәвам итте. Татар шигырьләре яңгырады.

Чара ахырында татар мәкальләре һәм әйтемнәре искә төште. Әлеге чараның максаты - милли мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Мишәбаш балалар бакчасы территориясен бизәделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International