Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә һәм җирлек тормышында актив катнашып киләләр. Тимершык авылы яшьләре ярдәме белән ярышлар өчен боз әзерләү эшләре башкарылды
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
"Россия балалар Кыш бабае" акциясе кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары Олы Кибәче фельдшер-акушерлык пунктында булдылар һәм фельдшер Дәүлиева Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызын Яңа ел белән котладылар.
Авыруларны дәвалау, кайгыларны уртаклашу һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итү - бу җиңел түгел һәм мөһим эш, ул ихтирамга лаек. Беренчеләр Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызына туган авылы хакына, авыр хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Яңа ел открыткасы бүләк иттеләр һәм нык сәламәтлек, рәхмәтле пациентлар һәм озын гомер теләделәр
7 январь көнне Тимершык авылында яшь гаиләләр арасында күңелле стартлар узды. Бу чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге Тимершык авылы мәдәният йорты белән берлектә оештырды.
Яшь гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, команда рухын һәм яхшы кәефләрен күрсәтү өчен бергә җыелдылар. Чараны ачуда «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы катнашты. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм күтәренке кәеф теләде.
Программада мавыктыргыч эстафеталар, кызыклы конкурслар һәм спорт сынаулары булды, анда һәр катнашучы үзен күрсәтә алды.
Иң актив һәм дус командалар акчалата бүләкләр алды.
Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт! Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм бергә вакытны бик яхшы уздырырга ярдәм итә дип ышанабыз. Спорт мәйданчыкларында яңа очрашуларга кадәр!
Барлык авыл клубларында балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре булып узды.
7 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбе спорт залы базасында волейбол буенча турнир үтте.
Традициягә әйләнгән әлеге бәйге яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, түләүле нигездә оештырылды.
Әлеге волейбол турнирында тугыз команда катнашты: Ю.Симеттән 2 команда, Тимершыктан 2 команда, Теләче, Юлбат, Бигәнәй авылларыннан, “Саба гимназиясе”, Саба шәһәре
Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урын “Бигәнәй”,
2 урын “ Теләче”,
3 урын “Симет”
Саба биатлончылары Яр Чаллы шәһәрендә призлы урыннар яуладылар
Узып баручы елга йомгак ясап, 6 гыйнвар көнне Миңгәр авыл китапханәсендә 2024 елның иң яхшы укучыларын бүләкләү булды. "Ел укучысы" бәйрәме китапханәнең иң тугры дусларын җыйды. Китапсыз тормышны күз алдына да китерә алмаган бу талантлы балалар рәхәтләнеп укыйлар, яңа белемнәре белән уртаклашалар. Китапханә мөдире Мөбәрәкова Алия бүләкләр тапшырды һәм укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Чара ахырында "Әдәби алан" проектында актив катнашучыларны бүләкләделәр.