Фельдшерны котлау

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

"Россия балалар Кыш бабае" акциясе кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары Олы Кибәче фельдшер-акушерлык пунктында булдылар һәм фельдшер Дәүлиева Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызын Яңа ел белән котладылар.
Авыруларны дәвалау, кайгыларны уртаклашу һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итү - бу җиңел түгел һәм мөһим эш, ул ихтирамга лаек. Беренчеләр  Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызына туган авылы хакына, авыр хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Яңа ел открыткасы бүләк иттеләр һәм нык сәламәтлек, рәхмәтле пациентлар һәм озын гомер теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International