2-5 октябрь көннәрендә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, укытучылар көненә багышланган, открыткалар күргәзмәсе узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Килдебәк авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар.
Муниципаль берәмлекләр өчен "Иң яхшы архив" дигән грантлар конкурсы башланды.
Тулырак мәгълүматны сайтта алырга мөмкин: http://arhiv.tatarstan.ru/
Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды.
Минем шәҗәрәм «генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы» игълан ителде:
- конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк барлык физик затлар катнаша ала;
- конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 50 мең сум – I урын, 30 мең сум – II урын; 20 мең сум – III урын.
Минем шәҗәрәм «генеалогик тикшеренүләрнең Республика балалар-яшүсмерләр конкурсы»:
- конкурста гомуми белем бирү оешмалары укучылары дүрт яшь төркемнәре буенча катнаша ала:
- 1 Төркем-1-4 сыйныф укучылары;
– 2 төркем-5-8 сыйныф укучылары;
– 3 төркем-9-11 сыйныф укучылары;
– 4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары.
- конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә: планшет – I урын өчен, кесә телефоны – II урын өчен; электрон китап – III урын өчен.
Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурслар 2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр үткәрелә.
Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының "эшчәнлек» бүлегендәге" грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә урнаштырылган (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm ).
5нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте.
«Игенче» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы эшләре өчен бетон җитештерәләр.
1 нче октябрь көнне Югары - Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. «Көз - чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Максат: балалрның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.
30 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең «Алтын Алка» боз сараенда Бөтендөнья кызлар өчен хоккей көненә багышланган кызлар командалары арасында хоккей буенча Фестиваль узды.
"Халыкара өлкәннәр көне» бәйрәме ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне- ул өлкән буын бәйрәме. Бу дата- өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, ярдәмеңне һәм хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Курсабаш авыл җирлегенә кергән учрежденияләрдә бәйрәм кичәләре оештырылды. Өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерларын кузәттеләр, төрле темаларга аралаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. өлкәннәргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Өлкәннәргә бәйрәм бик ошады, барысы да канәгать калдылар. «Курсабаш авыл җирлеге»
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге тарафыннан «кайнар» линия эше оештырылды