2-5 октябрь көннәрендә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать бүлегенең (укытучылары Газизова Г.Р., Галиева Э.Р.), укытучылар көненә багышланган, открыткалар күргәзмәсе узды. Укучыларыбыз үз эшләрен тырышып төрле техникаларда башкардылар.
Шул рәвешле балалар барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.