6нчы октябрь көнне Байлар Сабасының Яр буенда республикакүләм “Кабакбай” фестивале үтте. Әлеге чарада катнашырга Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” фольклор коллективы да чакырылды. Фестивальгә килүчеләр каршында “Аллага шөкер” һәм “Алларын алга манам” җырлары башкарылды. Шулай ук “Кабак турында җыр” бәйгесендә коллектив үзе иҗат иткән такмакларны әйтеп, 1нче урынга лаек булды.
Шекше авыл җирлегеннән 4 пар “Алтын пар”ларын билгеләп үттеләр.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында олкэннэр коне билгелэп утелде. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!
7 октябрь көнне Саба мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышлап мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Гөлсинә Галимуллинаның - "Ай күлгә сыенганда" әсәренә нигезләнеп сәхәләштерелгән спектакле куелды. Спектакль тамашычылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм алкышларга күмелде.
Авыл командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына сайлап алу ярышлары.
2018 елның 6 октябрендә «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында традицион сәнгать мәдәниятнең «Этномериада»Халыкара конкурс-фестивале узды. Аның максаты традицион сәнгать мәдәниятен саклау һәм үстерү. Этносларның матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау белән шөгыльләнүче иҗади коллективларны, башкаручыларны һәм осталарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Бәйгедә "Сәйлен" фольклор коллективы ( район мәдәният йорты) һәм "Каз канаты" балалар фольклор коллективы катнашты. Ике коллектив та I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Агымдагы елның 8 октябрендә 9.00 сәгатьтә район мәдәният йортында " Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы «муниципаль берәмлегенең Генераль планы проекты турында фикер алышу буенча халык алдында тыңлау булачак. Чакырылган оешма җитәкчеләре исемлеге бирелә. Шулай ук һәр оешмадан 2 хезмәткәр килүен тәэмин итәргә кирәк.
2-5 октябрь көннәрендә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, укытучылар көненә багышланган, открыткалар күргәзмәсе узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Килдебәк авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар.
Муниципаль берәмлекләр өчен "Иң яхшы архив" дигән грантлар конкурсы башланды.
Тулырак мәгълүматны сайтта алырга мөмкин: http://arhiv.tatarstan.ru/
Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды.
Минем шәҗәрәм «генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы» игълан ителде:
- конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк барлык физик затлар катнаша ала;
- конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 50 мең сум – I урын, 30 мең сум – II урын; 20 мең сум – III урын.
Минем шәҗәрәм «генеалогик тикшеренүләрнең Республика балалар-яшүсмерләр конкурсы»:
- конкурста гомуми белем бирү оешмалары укучылары дүрт яшь төркемнәре буенча катнаша ала:
- 1 Төркем-1-4 сыйныф укучылары;
– 2 төркем-5-8 сыйныф укучылары;
– 3 төркем-9-11 сыйныф укучылары;
– 4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары.
- конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә: планшет – I урын өчен, кесә телефоны – II урын өчен; электрон китап – III урын өчен.
Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурслар 2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр үткәрелә.
Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының "эшчәнлек» бүлегендәге" грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә урнаштырылган (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm ).