Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында олкэннэр коне билгелэп утелде. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!