6нчы октябрь көнне Байлар Сабасының Яр буенда республикакүләм “Кабакбай” фестивале үтте. Әлеге чарада катнашырга Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” фольклор коллективы да чакырылды. Фестивальгә килүчеләр каршында “Аллага шөкер” һәм “Алларын алга манам” җырлары башкарылды. Шулай ук “Кабак турында җыр” бәйгесендә коллектив үзе иҗат иткән такмакларны әйтеп, 1нче урынга лаек булды.
Шекше авыл җирлегеннән 4 пар “Алтын пар”ларын билгеләп үттеләр.