Килдебәк авыл җирлегендә халыкара өлкәннәр көне.

2018 елның 5 октябре, җомга

Килдебәк авыл җирлегендә халыкара өлкәннәр көне.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Килдебәк авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар. 1 нче октябрьдә Туктар авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре чәй табыны әзерләп авылда яшәүче өлкәннәрне кунак итте. Шулай ук өлкәннәр өчен уеннар, җыр-биюләр оештырылды. Ә 2 нче октябрьдә Килдебәк авылы мәдәният йортында өлкәннә өчен “Сез безнең күңелләрдә” дип аталучы тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә авылда яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылган иде. Кичәгә килгән өлкәннәрне авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Гарифуллин Фәнис Миннемахаммат улы котлап үтте. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибарга шатланып бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

Шулай ук авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятияләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне күчтәнәчләр белән сөендерде.

Бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасына һәм “Лукоз Саба” җәмгыятенә рәхмәтләребезне белдерәбез.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International