Шәмәрдән авыл җирлегендә “Агач утырту” акциясе узды. Барлыгы 147 агач утыртылды. Шәмәрдән авыл җирлеге.
6 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык бюджет учреждениеләре агач утырту акциясендә катнаштылар. Учреждение биләмәләренә һәм "Сабантуй" ял паркына миләш, юкә, чыршы һәм башка төрле агачлар, куаклар утыртылды.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
8 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче − «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе «Серле гармун телләре...» − дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Мероприятие барышында боргынгы татар җырлары, шигырьләр һәм курайда башкарылган моңлы көйләр яңгырады.
Олы Арташ төп мәктәбендә өлкәннәр декадасы дәвам итә.
2018 елның 4-7 октябрь көннәрендә Брянскида терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында немец-фашист илбасарларыннан Брянщины азат итүнең 75 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
“Урман утырту көне” акциясе кысаларында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләредә Пүкәл авылындагы терлекчелек комплексы территориясендә туя, алмагач, юкә, сирень, чия, слива агачлары үсентеләре утыртуда катнаштылар.
Зарипова Ләйсәнне Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
Агымдагы елның 8нче октябрендә район мәдәният йортында “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе” генераль планы проекты буенча гаммәви тыңлаулар булып узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закрҗанов Р.Р., район Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Котдусов И.И., Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Р.М. катнашты. Cаба шәһәр җирлеге.
2 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы, Юлбат төп мәктәбе, Юлбат авыл җирлеге, Юлбат авыл хуҗалыгы, КФХ "Абдуллин Ф.Х.", ИП "Хәбибуллина С.Н." белән берлектә”Чын күңелдән ...” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды, чәй табыны әзерләнде.
6 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клублары Саба районында үткән “КабакБай” бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясадылар. Юлбат авыл җирлеге.