2018 елның 4-7 октябрь көннәрендә Брянскида терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында немец-фашист илбасарларыннан Брянщины азат итүнең 75 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Галиәкбәров Раил шәхси ярышларда чемпион булды һәм абсолют зачетта бронза медаль алды. Раилне призлы урын белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге