Олы Арташ төп мәктәбендә өлкәннәр декадасы дәвам итә. Декада кысаларында күп төрле эшләр башкарылды һәм чаралар үткәрелде.
Мәктәп Думасы активистлары һәм “Дуслык ” отряды тимурчылары “Кайгырту” исемле хезмәт десанты оештырдылар. Мәктәбебездә эшләп чыккан хезмәт ветераннарының өйләрендә булып, өйләрен җыештырдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар, бәйрәм көне белән котлап чәчәкләр һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Укучыларыбыз көче белән концерт оештырылды.Концертка мәктәбебез ветераннары һәм авылыбыз өлкәннәре чакырылды.
Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән барлык чаралар да өлкәннәребезнең хезмәтләрен һәм сабырлыкларын хөрмәтләүгә юнәлдерелгән иде.