ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне декадасы Лесхоз интернат-йортында 1-10 октябрь көннәрендә Лесхоз интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне декадасы бара. Интернатта көн саен Саба муниципаль районының Авыл клублары хәйрия концертлары белән чыгыш ясый. Менә бүген дә Саба муниципаль районының Ике Басу Арташ авыл клубы коллективы катнашында матур иҗади концерты булды

 

Районда узган «Кабак бәйрәме»ндә Балалар иҗаты үзәге укытучылары Гөлнар Хадиева (“Кул эшләре остаханәсе” берләшмәсе җитәкчесе), Зөлфия Гыймадиева («Мода театры» берләшмәсе җитәкчесе) катнашып,  мастер-класслар белән чыгыш ясадылар.

   «Җитен» ҖЧ җәмгыяте җитен җепселләре, җылыту өчен җитен гранулалары җитештерү буенча эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Предприятиедә 26 кеше эшли. 2018 елнын 8 аена җитештерелгән продукциянең гомуми күләме 5350 мең сум тәшкил итә.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

 өлкәннәр көне уңаеннан Югары Симет мэдэният йортында «Картая мени соң йөрәк” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уткәрелде. Бәйрәм Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р ның изге теләкләре, котлау сүзләре белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы һәркемнең куңеленә хуш килде. Ә инде “Ромашка” балалар бакчасына йоруче нәни артистларыбыз чыгышын, мәктәп укучыларының дәртле җырларын тыңлап  өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте, кочле алкышларга кумделәр. Кичә чәй табыны артында, моңлы җырлар, куңелле уеннар белән тәмамланды.

2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган халыкка буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты: психосоциаль сәламәтлекне саклауга һәм формалаштыруга юнәлдерелгән халыкта психологик белемнәр булдыру

    “ Игелекле эшләр көне” акциясе кысаларында Саба муниципаль районында “ Балкыш “халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  хәйрия чарасы үткәрделәр.Хезмәткәрләребез өлкәннәребезгә узләренең көзге кучтәнәчләрен тараттылар.Шулай ук өйдә хезмәт күрсәтүчеләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш җыюда ярдәм ителде hәм  утырту өчен җирләр әзерләнелде.

6 октябрь көнне Байлар Сабасында, сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп базасында шахмат буенча зур турнир, "иң көчлеләр" турниры узды.

Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.

Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International