Шэмэрдэн участок хастахэнэсенен поликлиника булегендэ пожарга каршы ойрэнулэр уздырылды.
Мичән авыл җирлеге хәбәрләре.
Татарстанда 2011 елдан бирле «Бердәм Агач утырту көне» акциясе үткәрелә. Әлеге чарада Эзмә авыл җирлегендәге барлык бюджет учреждениеләрендэ эшлэуче хезмәткәрләр дэ читтэ калмады. Учреждение һәм җирлек биләмәләренә 59 данә чыршы, нарат, һәм чия куаклары утыртылды.
10 октябрь көнне Саба мәдәният йортында, Театр көненә багышлап Гөлсинә Галимуллинаның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан - "Ай күлгә сыенганда" әсәренә нигезләнеп сәхәләштерелгән спектакле куелды.
6 октябрь көнне Байлар Сабасында иң зур кабак үстерүчеләр, әлеге яшелчәдән телеңне йотарлык бәлеш пешерүчеләр катнашында “КАБАКБАЙ” бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Иске Икшермә җирлегендәге “Сударушки” ансамбледә үзенең җырлары белән җыелган халыкның күңелен күрде.
8 октябрь көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын Өлкәннәр көне белән котлады.Хәкимә апага 2018 елның 16 гыйнварында 101 яшь тулды. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Кече Шынар авылында яшәүче Тимергалиев Ямхулла Нургали улы һәм Вәлиәхмәтова Сәвия Шәкүр кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды. Олы Шыңар авыл җирлеге.
Саба районы хуҗалыкларында кукурузаны бөртеккә сугып алуны башлап җибәрделәр, әлеге эшне беренчеләрдән булып “Юлбат” җәмгыяте башлады.
Кичә, 2018 елның 9 октябрендә "Саба" йөзү бассейны " муниципаль бюджет учреждениесендә өлкәннәр Декадасына багышланган йөзү буенча пенсионерлар арасында район беренчелеге узды.
Җирлектә шәхси милек хуҗасы һәм варислары булмаган иске йортларны сүтү буенча эш алып барыла.Югары Симет авыл җирлеге.
5-6 октябрь көнне Сатыш авыл җирлегендәге барлык бюджет учреждениеләре агач утырту акциясендә катнаштылар. Учреждение һәм җирлек биләмәләренә 80 данә чыршы, нарат, миләш һәм башка төрле агачлар, куаклар утыртылды.
Сатыш авыл җирлеге