Өлкәннәр Декадасына багышланган йөзү буенча пенсионерлар арасында район беренчелеге.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Кичә, 2018 елның 9 октябрендә "Саба" йөзү бассейны " муниципаль бюджет учреждениесендә өлкәннәр Декадасына багышланган йөзү буенча пенсионерлар арасында район беренчелеге узды.

Үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алдылар:

55-60 яшьлек хатын-кызлар арасында: Асрутдинова Рәсимә;

60-65 яшьлек ир-атлар арасында: Мустафин Рамил;

60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында: Ханнанова Таскирә;

 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында: Габдрахманов Альфред.

Ярышларның баш хөкемдары: Кәримов Р. Х.

 Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International