8 октябрь көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын Өлкәннәр көне белән котлады.Хәкимә апага 2018 елның 16 гыйнварында 101 яшь тулды. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Кече Шынар авылында яшәүче Тимергалиев Ямхулла Нургали улы һәм Вәлиәхмәтова Сәвия Шәкүр кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Ямхулла абый 1941 елның 30 маенда туган, 1955 елда 7еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый.1959-1962 елларда армиядә хезмәт итә, 1958елдан 1995 елга кадәр башта колхозда, аннан соң “Сельхозхимия”дә тракторчы булып эшли. Тракторчы стажы -37 ел, гомуми эш стажы 42 ел.
Сәвия апа Мичән авылы кызы, 1942 елның 10 мартында туган, кияүгә чыкканчы Мичән авылы фермасында сыерлар сава.1968 елда Кече Шыңар авылына килен булып төшкәч тә фермада сыер савучы булып эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы 30 ел буе шул фермада эшли, гомуми сыер саву стажы- 41 ел. Кыз чагында коммунистик хезмәт алдынгысы, Почет грамотасы белән бүләкләнә. Пенсиягә чыкканда Почет грамотасы белән , алдынгылар слетында катнашып күп тапкырлар бүләкләнә.
Ямхулла абый белән Сәвия апа уллары Айдар, киленнәре Фәйрүзә һәм 4 оныкларының игелеген күреп кадер-хөрмәттә бик матур гомер кичерәләр. Айдар “Туган Як” җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы, ел саен районда алдынгылар рәтендә бара, быел да 16800 ц ашлык суктырып район буенча 2нче урында бара. Киленнәре Фәйрүзә дә кайнанасынын эшен дәвам итә, 28 ел сыер савучы булып эшли. Оныклары Айнур белән Фәннур да “Туган Як” җәмгыятендә эшлиләр, 2се дә татарча көрәш буенча район һәм республика призерлары. Айсылу Казанда эшли, Зиннур 2нче сыйныфта укый. Гаиләләрендә барысы да бик тырышлар, 2010 елда АПК программасы буенча яңа өй салып керделәр, күп итеп мал асрыйлар. Сәвия апа пенсиядә булса да бик җитез, район күләмендә оештырылган спорт чараларында,клубта оештырылган кичәләрдә , үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.