Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. 5 октябрь көнне Тимершык авылында “Юл догасы” тартмасы тукталышы ачылу чарасы булып узды. Бу изге эшкә хәер- фатихасын Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич та биреп китте. Вакыйганың төп иганәчеләре Тимершык авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Байлар Сабасында яшәүче, эшләүче эшмәкәрләр Сибагатов Хәйдәр абый хәм Рузалия апалар. “Юл догасы” тартмасында җыелган хәер акчалары Тимершык авылын төрле яктан төзекләндерүгә тотылачак.
Тимершык авылында яшь белгечләр өчен аренда торак йорты төзелү эшләре дәвам итә.
Мәгариф өлкәсендә шулай ук системалы эш алып барыла, мәсәлән, Тимершык урта мәктәбе укучылары укудан тыш төрле юнәлештәге түгәрәкләргә дә теләп йөриләр. Егетләр, спорт түгәрәгеннән тыш, техник иҗат түгәрәгендә авиамодельләр ясау белән кызыксынып шөгыльләнәләр.
Җирлекнең барлык оешмаларында да өлкәннәр көне ункөнлеге кысаларында чаралар үткәрелүе дәвам итә. Өлкәннәрне зурлап күчтәнәч өләшү, чәй эчертү, концерт программалары һәр авылда оештырылды. 50, 60 ел бергә яшәгән парлар районда үткәрелгән чарада катнашып кайттылар.
6 октябрь көнне агач утырту акциясендә бик актив катнашып, чия, миләш, балан агачлары утырттык. Спортта да сынатмыйбыз, 7 октябрь көнне яшьләр район күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында икенче урынны яулап кайттылар. "Тимершык авыл җирлеге"