өлкәннәр көне уңаеннан Югары Симет мэдэният йортында «Картая мени соң йөрәк” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уткәрелде. Бәйрәм Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р ның изге теләкләре, котлау сүзләре белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы һәркемнең куңеленә хуш килде. Ә инде “Ромашка” балалар бакчасына йоруче нәни артистларыбыз чыгышын, мәктәп укучыларының дәртле җырларын тыңлап өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте, кочле алкышларга кумделәр. Кичә чәй табыны артында, моңлы җырлар, куңелле уеннар белән тәмамланды.