6 октябрь көнне Байлар Сабасында, сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп базасында шахмат буенча зур турнир, "иң көчлеләр" турниры узды. Бу турнирда барлык мәктәпләр, шулай ук районыбызның иң көчле, алдынгы шахматчылары катнашты. Барлыгы 105 спортчы катнашты: 36 хатын-кыз һәм 69 ир-ат.
Кызлар арасында призерлар булды:
18 яшькә кадәр категориясендә:
1 урын Фаваризова Ралина (Шекше);
2 урын Гайзуллина Дилә (Байлар Сабасы);
3 урын Харитонова Альбина (Байлар Сабасы).
18-55 яшь категориясендә:
1 урын Нургалиева Рамилә (Тат.Икшермә);
2 урын Хөсәенова Рузалия (Олы Кибәче);
3 урын Ибраева Минзада (Шәмәрдән).
55 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә:
1 урын Гарипова Алсу (Шекше).
Ир-атлар арасында призерлар булды:
18 яшькә кадәрлеләр категориясендә:
1 урын Ганиев Язнур (Байлар Сабасы);
2 урын Шакиров Илгиз (Явлаштау);
3 урын Хисмәтов Әмир (Шәмәрдән).
18-60 яшьлекләр категориясендә:
1 урын Габдрахманов Салават (Эзмә);
2 урын Кәримов Марат (Байлар Сабасы);
3 урын Фәйзрахманов Фаил (Сатыш).
60 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә:
1 урын Мусин Мулланур (Явлаштау);
2 урын Хайретдинов Илгизәр (Шәмәрдән);
3 урын Мөхәмәтшин Зөфәр (Өч Нарат).
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге