2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чарага Балалар Иҗат үзәге педагогы Касымова Эльмира Кеняшевна һәм Сәләтле балалар интернат – мәктәбе укучысы Мөхәммәтова Сафия чакыру алдылар.
Эльмира Касымова анимацион «Татарстан гасыры-2» һәм милли мәгариф проектын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен, ә Мөхәммәтова Сафия «Районымның истәлекле урыннары» дип исемләнгән балалар рәсем конкурсының I дәрәҗә Лауреаты дипломнары белән бүләкләнделәр. Саба районы «Иң актив район» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булып, җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.