Районда Укытучылар көне тантанасы

2018 елның 5 октябре, җомга

5нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Тантананы укучыларның матур чыгышлары ямьләндерде.

      Кичәнең икенче өлешендә татар эстрадасы арстистлары Ильназ Бах һәм Гүзәл Идрисова чыгышы мөгаллимнәргә бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International