ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

1 нче октябрь көнне Югары - Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. «Көз - чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Максат: балалрның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

30 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең «Алтын Алка» боз сараенда Бөтендөнья кызлар өчен хоккей көненә багышланган кызлар командалары арасында хоккей буенча Фестиваль узды.

"Халыкара өлкәннәр көне» бәйрәме ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне- ул өлкән буын бәйрәме. Бу дата- өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, ярдәмеңне һәм хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Курсабаш авыл җирлегенә кергән учрежденияләрдә бәйрәм кичәләре оештырылды. Өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерларын кузәттеләр, төрле темаларга аралаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. өлкәннәргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Өлкәннәргә бәйрәм бик ошады, барысы да канәгать калдылар. «Курсабаш авыл җирлеге»

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге тарафыннан «кайнар» линия эше оештырылды

4 нче октябрь көнне Мишә авыл җирлегенә кергән оешмаларда эшләүчеләр "Агач утырту" акциясендә актив катнаштылар

Пенсия системасындагы үзгәрешләр буенча федераль законга кул куелды.

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

   Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. 
 


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авылында 100 урынга исәпләнгән КФҮ төзелә. Подрядчы оешма - "Ак Таш" ҖЧҖ

2 октябрь көнне Арча район мәдәният йортында "Йортыбыз - Татарстан" Республикакүләм этнокультура фестиваленең 1 зона туры үтте. Фестиваль 6 номинация буенча уздырылды. Зона турында Теләче, Саба, Арча, Балтач, Мамадыш, Кукмара районнарыннан килгән коллективлар катнашты. Алар арасында Югары Шытсу мәдәният йортының "Дубая" клубы члены Шарифуллин Рәзил дә чыгыш ясады. Җитәкчесе Шарифуллин И.Г. Рәзил халык уен коралларында уйнады һәм диплом белән бүләкләнде.

(Отдел Культуры)

Укытучы! Җирдә яшәүче һәркем бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Чөнки ул безнең һәрберебезне хәреф танырга, язарга өйрәтә, тирән белем биреп зур тормыш юлына озата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International