Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Көз- чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.

2018 елның 5 октябре, җомга

1 нче октябрь көнне Югары - Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. «Көз - чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Максат: балалрның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

 Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ак карлары, яз - тезелешеп кайткан киек казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

 Бүгенге шөгылебез кызыклы уеннар һәм төрледән - төрле конкурслар белән үрелеп барды. Моңсу да, шул ук вакытта куанычлы да ул көз. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә. 

 

Югары Утар  акылга зәгыйф балалар йорты - интернатында  көзге урманга экскурсия.

 

      Тәрбияче Мубаракова Э.В. җитәкчелегендә  4 нче октябрь көнне көзге табигатькә экскурсия оештырылды.  Экскурсиянен максаты агачларны, усемлекләрне аерырга өйрәту , табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыру иде . Тәрбияче әңгәмә үткәрде, сорау формасында балаларнын белемнәрен тикшерде.  Көн кызыклы һәм файдалы үтте . Куелган максатка ирешелде .  Балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International