Курсабаш авыл жирлеге хәбәрләре.

2018 елның 5 октябре, җомга

"Халыкара өлкәннәр көне» бәйрәме ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне- ул өлкән буын бәйрәме. Бу дата- өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, ярдәмеңне һәм хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Курсабаш авыл җирлегенә кергән учрежденияләрдә бәйрәм кичәләре оештырылды. Өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерларын кузәттеләр, төрле темаларга аралаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. өлкәннәргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Өлкәннәргә бәйрәм бик ошады, барысы да канәгать калдылар. «Курсабаш авыл җирлеге»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International