ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

     Районның ведомстводан тыш сак бүлеге һөнәри бәйрәмен өченче елын Россия дәүләт гвардиясенең федераль гаскәрләр хезмәте составында каршылый. Шул ук вакытта коллектив үзенең төп функцияләрен саклап калды. Ведомстводан тыш сак – районыбызда килешү нигезендә гражданнарның, предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең милекләре иминлеген тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче бердәнбер учреждение. Саба шәһәр җирлеге. 

27 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбе базасында ООО «Долина Агро» бүләкләренә башлангыч класс укучылары арасында баскетбол ярышы булып үтте.

Арташ авыл җирлеге яңалыклары

28 нче октябрь көнне, театр артисты, якташыбыз, районыбыз горурлыгы Шәүкәт ага Биктимеровның туган көне билгеләп үтелә.  Шушы уңайдан Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә “Гадилектә – бөеклек” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Чара барышында якташыбыз турында истәлекләр, шигырьләр, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасыннан өзекләр укылды.

29 октябрь Комсомол  туган көн. Оешмага -  100 яшь! Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә Комсомол туган көн уңаеннан “Комсомолга – 100 яшь ” дип исемләнгән стена газетасы эшләнде. Газета материаллары буенча  балаларга оешманың тарихы, ул  үткән данлы юл турында  сөйләнде.

28 октябрь конне Йосыф-Алан авыл клубында "Комсомол - минем яшьлегем" дигэн мероприятие үткәрелде.Чарада катнашучылар үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Юлбат авыл җирлеге.

Районыбызда мәктәпләрдә әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы башланып китте.


28
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республика смотр-конкурсы Татарстан Республикасында 1988 елдан бирле үткәрелә, гармунчылар конкурсы инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, иҗади яшьләрнең Татарстан Республикасы халыкларының музыка инструменталь иҗатына карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән. 

Конкурс программасында традицион уеннар, халык тарафыннан импровизация һәм варьлау алымнарын исәпкә алып башкарылган халык көйләрен эшкәртү, оригиналь авторлык иншалары, җырлар һәм такмаклары, заманча авторларның әсәрләре тәкъдим ителә. Җирле фольклор материалы һәм җирле башкару традицияләре репертуарында аерым игътибар бирелә.

2018 елда конкурс февраль аеннан башланды. Анда Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының 36 районыннан 7-90 яшьлек 200 гармунчы һәм аерым башкаручылар ансамбле катнашты.

2018 елның 27 октябрендә Мамадыш шәһәрендә конкурсның III йомгаклау туры һәм гала-концерты узды. Анда Татарстан Республикасының 29 муниципаль районыннан (Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә районнары) башкаручылар катнашты. Буа, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кама Тамагы, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Чистай, Түбән Кама ш., Казан, шулай ук Башкортстан Республикасының Туймазы районыннан катнашучылар).

Айнур Габделхаков катнашты һәм 1 дәрәҗә лауреат булды.

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Бүген автотранспорт комплексы районның икътисади тормышында мөһим урын алып тора. Ул район хуҗалыгының барлык өлкәләренең дә диярлек җайга салынган эшен тәэмин итә, йөк һәм кешеләре ташу, азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итү, кичектергесез ярдәм күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә.

Автомобиль тармагы хезмәткәрләре үз хезмәтенең мөһимлеген яхшы аңлыйлар һәм куелган бурычларны үтәүгә бик җаваплы карыйлар.

Бу бик кирәкле һөнәр вәкилләренең барысына да үз эшләренә бирелгәнлеге һәм югары профессиональлеге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, районда уңышлы эшләр һәм юлда уңышлар телибез!


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

Автомобильчеләр көненә багышланган район машина йөртү осталыгы конкурсы


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Керәнне авылы клубында балалар белән имән чикләвегеннән эшләнмәләр ясалды. Балалар бик тырыш ыпүзләре теләгәнчә эшләнмәләрне ясадылар.

Бу көннәрдә Саба  ПМК “Мелиорация” җәмгыяте Килдебәк авыл җирлегендәге гидротехник корылмаларын төзекләндерде .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International