ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

     Олы Нырты авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү  буенча даими эш алып барыла. Язгы ташуга алдан әзерлек алып бару уңгаеннан, Урта Нырты авылы плотина суын тиешле дәрәҗәгә төшерелде.

     Валиевлар гаиләсе “Актым чишмэсен” төзекләндерүен тәмамлады. Чишмә яңарып, матурланып калды. Олы Нырты авыл җирлеге.

 

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәре Нуриева Рашида Рашит кызы , өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезгә үзләренә бирелгән тиешле эшләрен башкара

    Хөрмәтле Тренерлар! Сезне чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм – тренерлар көне белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез, түземлегегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Районның барлык казанышлары – бу сезнең хезмәтегез, сез генә район спортчыларын шундый бүләкләргә этәрә алдыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы укучылар, барлык теләкләрегез тормышка ашуын һәм уңышлар телибез.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. Спорт яңалыкларына килгәндә, 26 октябрьдә Саба районы муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол командасы Теләче районыннан булган хезмәттәшләре белән очрашып җиңү яуладылар. 29 октябрь көнне Миңгәр авылы клубында республика сәнгать әхелләре катнашында Шәүкәт Биктимировның  90 яшьлек туган көнен искә алып чара үтте.  “ Тимершык авыл җирлеге”

Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылында мәктәп автобусы өчен тукталыш будкасы куелды.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар Казан шэһэрендэге «Фэн  һәм техникага”  багышланган фәнни интерактив үзәктә  экскурсиядэ  булдылар. Бу интерактив фэнни узэктэ балалар бик куп яналыклар куреп кайттылар. Андагы техникалар белэн танышканда экспонатларны балалар уз куллары белэн тотып эшлэтеп карау момкинчелеге дэ бар иде. Ике сэгать вакыт сизелмидэ узып китте. Экскурсия балаларга бик ошады.

      СПП «Каймак» 2016 елның 8 февралендә оеша. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тышкы икътисадый эшчәнлеге сөт эшкәртү төп юнәлеш булып тора. Җитештерү Байлар Сабасында Тукай ур. урнашкан. Цех 1 сменага 3  мең литр сөт эшкәртергэ исәпләнгән. Бүгенге көндә 1500-1800 литр сөт эшкәртәбез. Сөт җитештерү җайга салынган. Майлы сөт 3,2% ,2,5% майлыкта, каймак 20% , 42%, каймак 33%, эремчек 5% хэм 9% майлыкта, кефир 1%, катык 2.5%, крестьян мае 72.5%. Сыр ясау цехы төзелеше тәмамланды. Монтажлау төгәлләнгәннән соң 4-5 тонна сөт эшкәртеләчәк . 2018 елның 9 ае өчен керем 13,162 млн сум акча тәшкил итә. Эшчелэр саны 14 кеше тәшкил итә.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 29 октябрь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бөек һәм күренекле актер Ш. Биктимеровка багышланган берничә чара оештырды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашында. Көн башында музейда булдылар. Мингәр авылында Ш. Биктимеровның тууына 90 ел тулуга багышланган «Имән Шәүкәт Биктимеровның» исемле чара дәвам итте .

Кич белән район мәдәният йортында " Бабайлар чуагы»театры күрсәтелде. Рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкарды

«Ел лидеры-2018 " Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларының XVI республика конкурсы.

26нчы октябрь көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан ветераннарының V Республика күләм "Балкыш-Сияние" иҗат фестиваленең гала-концерты үтте. Анда катнашырга  республикабызның егерме районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чакырылган иде. Әлеге мәртәбәле фестивальнең йомгаклау концертында Саба районы Шекше авыл мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да чыгыш ясады. Иҗади төркем тамашчылар игътибарына "Алларын алга манам" татар халык җырына композиция тәкъдим итте һәм фестиваль Лауреаты дипломы, акчалата приз белән бүләкләнде. 

2)Шекше авыл җирлеге  шимбә көнне, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International