Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. Спорт яңалыкларына килгәндә, 26 октябрьдә Саба районы муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол командасы Теләче районыннан булган хезмәттәшләре белән очрашып җиңү яуладылар. 29 октябрь көнне Миңгәр авылы клубында республика сәнгать әхелләре катнашында Шәүкәт Биктимировның 90 яшьлек туган көнен искә алып чара үтте. “ Тимершык авыл җирлеге”