Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр.
Курсабаш мәдәният йортында "Чыршы янында Яңа ел"дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде.Ярышларда һәм конкурсларда катнашкан Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән нәкъ менә шундый очрашу бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Уеннар, конкурслар, биюләр яңа ел программасында катнашучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде! Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны әкияти тылсым дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмнең кульминацион ноктасы ике метрлы куян булды, ул балаларга матур хис-кичерешләр һәм күңелле кәеф бүләк итте. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан татлы күчтәнәчләр алдылар.