Хөрмәтле Тренерлар! Сезне чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм – тренерлар көне белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез, түземлегегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Районның барлык казанышлары – бу сезнең хезмәтегез, сез генә район спортчыларын шундый бүләкләргә этәрә алдыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы укучылар, барлык теләкләрегез тормышка ашуын һәм уңышлар телибез.