ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Туктар авыл клубында 2018 елнын 25 Октябрендэ "Сәламәтлек клубы" катнашында сэлэмэтлэндеру гимнастикасы уткэрелде.Гимнастикада авылыбызнын пенсионерлары бик телэп катнаштылар.Фельдшер Каюмова Ф.А. гимнастика ясаунын сэлэмэтлек очен файдалары турында сойлэде.Сэлэмэтлендеру гимнастикасыннан сон фельдшер «Йогышлы авырулар» темасына лекция укыды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат–йортында тәрбияләнүчеләр арасында шахмат турниры булып узды.Барлык яшәүчеләр дә уен өчен чын күңелдән борчылдылар.Әлеге чараның максаты - интеллектуаль спорт төрләрен (шахмат, шашка) популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә булышлык итү. Кыска гына вакыт эчендә катнашучылар логик фикерләү, үз йөрешләрен санап, көндәшләренең гамәлләрен куркыта алдылар.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 30 октябрендә Лесхоз мәдәният йортында яшьләр өчен уен программасы, конкурслар, биюләр белән «Әйләнә алтын яфрак" дип исемләнгән Көзге бал булып узды. Зал көзге ботаклар һәм яфраклар белән бизәлгән иде. Бәйрәм балы көзге вальс белән ачылды. "Бананнарны кем тизрәк ашый», "Уңыш җыю", "Кәгазьдә бию», урындыклар, арбуз белән уеннар үтте. Әлбәттә инде, көзге табышмаклар, мәкаль һәм мәзәк викториналар да чишелде.

31 октябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана, каникул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

      24 октябрь көнне Республика ветеринария лабораториясеннән Саба районының Түбән Шытсу авылыннан китерелгән патологик материалда котыру авыртуы табылганлыгы турындагы хәбәр килде. Материал 22 октябрь көнне 3 көн авыртып, узен гадәти булмаган, сәер тоткан бозаудан алынган иде. Шуңа да шушы көннәрдә авылга президент тарафыннан карантин чаралары билгеләнү көтелә. Карантин вакытында авылга читтән терлек кертү, авылдан терлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алып чыгу тыела. Авырту табылган хуҗалыкта дезинфекция ясалды, ә шушы көннәрдә авылда кабат мәҗбүри прививкалар үткәрү эше алып барыла, кыргый һәм сукбай хайваннарны тотып һәм атып алу эше сөйләшелә.

      Шуның белән берлектә авыл халкы өчен чирдән төп саклану чараларын исегезгә төшереп китәбез.....

   

2018 елның 27 октябрь конне Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә узды.

Шушы көннәрдә, Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында,  безнең районнан бер төркем укучылар «Ел лидеры – 2018» конкурсының республика этабында катнаштылар.

Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабыннан тротуар  җәю эшләре тәмамланып килә.

2018 елның 27-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Альпари» ЯФ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән 4 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен «Кыш Бабайга хат» акциясе уздыра.

Балалар Кыш бабайга, хыялларын тормышка ашырсын һәм аларга яңа елга бүләкләр ясасын өчен, изге теләкләр язылган котлау хатлары яздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International