Көзге каникуллар

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

   31 октябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана, каникул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык мәгариф оешмаларында да көзге каникул вакытларында узачак чаралар планы төзеп куелган, планга сәламәтләндерү программаларыннан тыш, уку-укыту моментлары да кертелгән. Каникул вакытын дәүләт имтиханнары һәм россиякүләм олимпиадаларга әзерләнү өчен дә куллану планлаштырылган. Әлбәттә, уку процессы катгый дәресләр формасында түгел, ә актив ял итү белән аралаштырылачак. Укучыларны укытучылар һәм әти-әниләр белән берлектә оештырылган спорт ярышлары, интеллектуаль-кызыксындыру чаралары, түгәрәкләр көтә.

Көзге каникул планнары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International