24 октябрь көнне Республика ветеринария лабораториясеннән Саба районының Түбән Шытсу авылыннан китерелгән патологик материалда котыру авыртуы табылганлыгы турындагы хәбәр килде. Материал 22 октябрь көнне 3 көн авыртып, узен гадәти булмаган, сәер тоткан бозаудан алынган иде. Шуңа да шушы көннәрдә авылга президент тарафыннан карантин чаралары билгеләнү көтелә. Карантин вакытында авылга читтән терлек кертү, авылдан терлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алып чыгу тыела. Авырту табылган хуҗалыкта дезинфекция ясалды, ә шушы көннәрдә авылда кабат мәҗбүри прививкалар үткәрү эше алып барыла, кыргый һәм сукбай хайваннарны тотып һәм атып алу эше сөйләшелә.
Шуның белән берлектә авыл халкы өчен чирдән төп саклану чараларын исегезгә төшереп китәбез.
Котыру – нерв системасына специфик вирус эләгүе сәбәпле килеп чыга торган кискен авыру. Бу авыруны авыру хайванның тешләве яки селәгәе аркылы гына йоктырып була, чөнки вирус селәгәй белән бүленеп чыга һәм тешлэгэн вакытта ярага үтеп керә. Ләкин моңа карамастан, тешләү генә куркыныч түгел, селәгәй тире катламына һәм органнарнын слизик тышчаларына эләккәндә дә (зарарланмаган) куркыныч туа. Котыру чире белән барлык йорт хайваннары, шулай ук кимерүчеләр авыртырга мөмкин.
Хайваннар арасында һәм кешедә котыру чиренең барлыкка килүен һәм таралуын булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- йорт хайваннарынын сукбай хайваннар белэн аралашуын булдырмаска;
- йорт хайваннарына – эт һәм мәчеләргә – һәрвакыт дөрес итеп котыруга каршы прививка ясату;
- кешегә ташланган (тешләгән, тырмаган) хайванны утермәскә, ул шуннан сон 10 көн күзәтү астында булырга тиеш, чөнки авыртунын клиник чоры, ягъни күренә торган чоры башлангач, ул һәрвакыт берничә көн эчендә үлә. Әгәр дә 10 көн эчендә хайван аңа гадәти булмаган агрессия күрсәтсә, начар тавыш белән өрсә, селәгәе артык күп акса, су эчмәсә ветеринария бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк;
- авыллар һәм шәхәрләрдә, ишекалларында күренгән кыргый хайваннардан сак булырга, яннарына килмәскә;
- хайваннарның мәетләренә юлыкканда, аларга тимәскә, тиреләрен салдырмаска;- хайван ташланган очракта тешләнгән һәм тырмалган урынны кическмәстән яхшылап сабын белән юарга (сабын эләккән вирусның 80% ын утерә), ә аннары медицина узәгенә прививкалар алу мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегездә тотыгыз! Һәр үткән көн - гомер өчен артучы куркыныч. Прививкалар ничек иртәрәк башланса, алар шулкадәр яхшырак авырудан саклыйлар. Ярдәм алмаганда авыру һәрвакыт үлемгә китерә, һәм яра башка якынрак булган саен, авыру тизрәк башлана.
Барлык туган сораулар буенча Саба районы ветеринария берләшмәсенең телефон номеры - 2-30-93; яки инде участок мал табибыгызга мөрәжәгать итә аласыз.