Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Альпари» ЯФ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән 4 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен «Кыш Бабайга хат» акциясе уздыра.
Балалар Кыш бабайга, хыялларын тормышка ашырсын һәм аларга яңа елга бүләкләр ясасын өчен, изге теләкләр язылган котлау хатлары яздылар.