Хөрмәтле суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Бу судлар эшчәнлегенең законнар белән билгеләнгән тәртибен тәэмин итү һәм суд актларын үтәү буенча бурычларны үтәүче барлык кешеләр бәйрәме. Суд приставлары хезмәте үзенең үсеш юлында гадел хөкем сыйфатына, дәүләт һәм безнең гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау турыдан-туры бәйле иң мөһим дәүләт институтларының берсе булды һәм шулай булып кала да.
Башкарма хакимият органнары системасында сезнең хезмәтнең роле елдан-ел арта һәм ныгый бара. Суд приставлары хезмәте бик мөһим һәм кирәкле. Бу бурычлылар белән аралашуда, принципиальлек, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең төп моменты булып тора.
Сезгә төгәл һәм җайга салынган эшегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм җиңел булмаган җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм яңа казанышларга ышаныч телибез, һөнәри үсешкә омтылуыгыз беркайчан да сүнмәсен!
Түбән Шытсу авыл җирлегендә яңа белдерү такталары куелды, эшне тиешенчә яхшы итеп ООО "ПМК -159 " оешмасы башкарды. Шулай ук җирлектә аренда йорты тәзелеше дәвам итә.
31 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре канкулдагы балалар белән “Толерантлык- дөньяга юл” дигән түгәрәк өстәл оештырдылар. Балалар «толерантлык» төшенчәсе белән таныштылар, толерант шәхес нинди булырга тиеш, җәмгыятътә үзеңне ничек тотарга дигән сорауларга җавап эзләп бәхәсләштеләр. Чарада катнашучылар биремнәр чиштеләр, «толерантлык» чәчәге ясадылар, толерантлык турында шигырьләр, танылган кешеләрнең бу темага карашларын ишеттеләр.
Иске Икшермә авыл җирлегендә әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Шушы көннәрдә Кадет интернат мәктәбе Ленин урамы ягына таба ут сузылды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә тузган торакларны сүтү буенча эш алып барыла
29 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы активистлары белән берлектә берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар арасына квест - уен булып узды.
Бүген "Яшьлек" шәһәр яны лагеренда 7 көнлек профильле лагерь сменасы башланып китте.
2018 елның 31 октябрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле бүлекчәсенең V хисап-сайлау конференциясе узды...
27 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында ,озак еллар башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Мәдехия Миннахматовнаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан , «Гомеремнең матур мизгелләре” дип исемләнгән кичә үткәрелде.Югары Симет авыл җирлеге.
"Кояшкай" Сатыш балалар бакчасы территориясен төсле металлы штакетниктан торган яңа койма белән әйләндереп алынды.
Сатыш авыл җирлеге