31 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре канкулдагы балалар белән “Толерантлык- дөньяга юл” дигән түгәрәк өстәл оештырдылар. Балалар «толерантлык» төшенчәсе белән таныштылар, толерант шәхес нинди булырга тиеш, җәмгыятътә үзеңне ничек тотарга дигән сорауларга җавап эзләп бәхәсләштеләр. Чарада катнашучылар биремнәр чиштеләр, «толерантлык» чәчәге ясадылар, толерантлык турында шигырьләр, танылган кешеләрнең бу темага карашларын ишеттеләр.