Шекше авыл җирлегендә атналык вакыйгалар.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

26нчы октябрь көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан ветераннарының V Республика күләм "Балкыш-Сияние" иҗат фестиваленең гала-концерты үтте. Анда катнашырга  республикабызның егерме районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чакырылган иде. Әлеге мәртәбәле фестивальнең йомгаклау концертында Саба районы Шекше авыл мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да чыгыш ясады. Иҗади төркем тамашчылар игътибарына "Алларын алга манам" татар халык җырына композиция тәкъдим итте һәм фестиваль Лауреаты дипломы, акчалата приз белән бүләкләнде. 

2)Шекше авыл җирлеге  шимбә көнне, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International