27 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбе базасында ООО «Долина Агро» бүләкләренә башлангыч класс укучылары арасында баскетбол ярышы булып үтте. Финалда үз зоналарында 1 нче урын алган командалар катнашты. Уеннар бик матур һәм мавыктыргыч рәвештә барды. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын- Явлаштау урта мәктәбе
2 нче урын- Сәләтле балалар мәктәбе
3 нче урын- Тимершык урта мэктәбе
Катнашучыларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ә Явлаштау урта мәктәбе командасы җинүче кубогына ия булды.