Бүген Байлар Сабасында Аргамак картодромы базасында Автомобильчеләр көненә багышланган район машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Автомобиль йөртүчеләр өч номинациядә ярышты. "Машина бизәү осталыгы», «Вакытка тәгәрмәч сүтеп җыю» һәм «Машинаны вакытка йөртү». Урыннар түбәндәгечә бүленде.
"Машина бизәү осталыгы»" номинациясе:
1 урын Насыйбуллина Миләүшә һәм Мөбәрәкова Алия
2 урын Исрафилов Рифат
«Вакытка тәгәрмәч сүтеп җыю» номинациясе:
1 урын Исрафилов Рафиль
2 урын Исрафилов Рифат
3 урын Гарипов Ирек
Хатын-кызлар арасында «Машинаны вакытка йөртү» номинациясе:
1 урын Вахитова Чулпан
2 урын Мөбәрәкова Алия
3 урын Насыйбуллина Миләүшә
45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында «Машинаны вакытка йөртү» номинациясе:
1 урын Хаҗиев Хәниф
2 урын Мәүлетов Фәниль
45 яшькә кадәрге ир-атлар арасында «Машинаны вакытка йөртү» номинациясе:
1 урын Исрафилов Рафиль
2 урын Мөхәммәтҗанов Илүс
3 урын Насыйбуллин Ильнур
Шулай ук Исрафилов Рифат (иң яшь катнашучы), Хаҗиев Хәниф (иң өлкән катнашучы) һәм Вахитова Дания (Иң пөхтә йөрү) номинацияләрендә бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.