Бу көннәрдә Саба ПМК “Мелиорация” җәмгыяте Килдебәк авыл җирлегендәге гидротехник корылмаларын төзекләндерде . Гидротехник корылма Сабабаш авылының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Эшчеләр гидротехник корылманың дабасындагы үләннәрне чабып җыештырдылар. Суүткәргеч торбалар буялды, суүткәргеч торбаларын ябу механизмы майланды һәм көйләнде, кое капкачлары төзекләндерелде. Шулай ук язгы ташу вакытында су басуларны булдырмау һәм дамбаның төзеклеген тәэмин итү өчен гидротехник корылмадагы суның күләме киметелде.
Килдебәк авыл җирлеге.