28 нче октябрь көнне, театр артисты, якташыбыз, районыбыз горурлыгы Шәүкәт ага Биктимеровның туган көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә “Гадилектә – бөеклек” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Чара барышында якташыбыз турында истәлекләр, шигырьләр, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасыннан өзекләр укылды.
29 октябрь Комсомол туган көн. Оешмага - 100 яшь! Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә Комсомол туган көн уңаеннан “Комсомолга – 100 яшь ” дип исемләнгән стена газетасы эшләнде. Газета материаллары буенча балаларга оешманың тарихы, ул үткән данлы юл турында сөйләнде.
28 октябрь конне Йосыф-Алан авыл клубында "Комсомол - минем яшьлегем" дигэн мероприятие үткәрелде.Чарада катнашучылар үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Юлбат авыл җирлеге.