Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

    Районның ведомстводан тыш сак бүлеге һөнәри бәйрәмен өченче елын Россия дәүләт гвардиясенең федераль гаскәрләр хезмәте составында каршылый. Шул ук вакытта коллектив үзенең төп функцияләрен саклап калды. Ведомстводан тыш сак – районыбызда килешү нигезендә гражданнарның, предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең милекләре иминлеген тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче бердәнбер учреждение. Коллектив 19 персоналны берләштерә, шуларның 14е – аттестацияләнгән  хезмәткәрләр.  Бүлек сагында 203 объект тора. Аларның  саны ел башыннан алып, 1 октябрьгә кадәр 7гә арткан. Моннан тыш 13 физик зат үзенең фатирын, 60 кеше кыйммәтле милек тоту  урыннарын, ау мылтыклары сейфларын сак хезмәтенә ышанып тапшырган. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар сак астына ала. Пультның өзлексез эшләвен электрчы монтерлар тәэмин итә. Сак сигнализациясе эшләсә, диспетчерлар мәгълүматларны төркемнең өлкән вазыйфадагы кешеләренә, патрульлек итүче экипажга җиткерә. Болар бик оператив  эшләнә. Шуңа да саклана торган  объектларга явыз ният белән үтеп керү очраклары булганы юк.

      “Һөнәри бәйрәмебез  уңаеннан  хезмәткәрләребезне респубика  сак идарәсенең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына да тәкъдим иттек. Моннан  соң да   хезмәт итүчеләр составы үз эшләрен алдынгылар үрнәгендә тел-теш тидермәслек итеп башкарыр дигән ышанычта  калам. Барлык хезмәткәрләремә һәм сак бүлеге ветераннарына гел  уңышлар гына, иминлек, сәламәтлек телим”,– ди бүлек начальнигы Айдар Галиев.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International