13 гыйнвар көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре урамдагы чыршы янында төрле кызыклы уеннар оештырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
2019 елның 12 гыйнварында Тимершык авыл җирлегеннән җыелган командалар арасында Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә өченче тапкыр традицион волейбол ярышы оештырылды. Уенга ир-егетләр арасыннан 5 команда җыелды. 1 призлы урынны яулап, күчмә кубок, грамота белән “Тау башлары” командасы, 2 призлы урын “ Молодежный”, 3 призлы урынга “Югары Оч” командалары лаек булды.
Саба районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 14 гыйнвардан Удмуртия Республикасының “Варзи-Ятчи” санаториясенэ ял итәрггә киттеләр.
2019 елның 12-13 гыйнварында Казан шәһәрендә һәвәскәрләр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
14 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Мичән авыл клубында "Яңа Елда ява ак бәхетләр"концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
2018 ел йомгаклары һәм 2019-2021 еллар план чорына бурычлар буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә еллык җыелышлар үткәрү графигы расланды. График теркәлә.
Район үзәге булган Байлар Сабасының йөзе елдан-ел матурлана һәм төзекләнә бара. Бер-бер артлы калкып чыгучы заманча типта төзелгән йортлар, социаль объектлар, кибет һәм сәүдә үзәкләре һәркем сокланырлык.
Арташ авыл җирлегенең хоккей командасы спорт чараларында актив катнаша.
Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасында янгын сүндерү хезмәткәрләре белән очрашу булды.
13 -нче январь көнне Шекше бозында Шекше, Сабабаш, Тимершик, Мишәбаш командалары арасында хоккей уены узды.