Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасында янгын сүндерү хезмәткәрләре белән очрашу булды.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Очрашу барышында балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнамаска, хәм аларның нинди куркыныч хәвефләр китереп чыгаруы турында әйтелде. Шулай ук янгыннан саклау почмагында нәрсәләр булуы турында сөйләнде, хәм аларның нәрсәгә кирәклеге турында соралды.

Янгын сундерү хезмәткәрләре балаларның барлык сорауларына да җавап биреп, куркынычсызлык кагыйдәләре турында бик тәфсилләп сөйләделәр, хәм янгын чыгу очрагында 01 яки 112 номерына шалтратасын да әйтеп киттеләр.

Янгын судерү хезмәткәрләре белән очрашу балалар күңеленә бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International