Байлар Сабасы бистәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны арта

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

      Район үзәге булган Байлар Сабасының йөзе елдан-ел матурлана һәм төзекләнә бара. Бер-бер артлы калкып чыгучы заманча типта төзелгән йортлар, социаль объектлар, кибет һәм сәүдә үзәкләре һәркем сокланырлык. 2018нче елда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе муниципаль берәмлеге буенча барлыгы 29 индивидуаль шәхси йорт файдалануга тапшырылды (4078 кв.м.), шуның эченнән 4 йорт Урта Саба авылында төзелде (299 кв.м.). Моннан тыш, Байлар Сабасының Тынычлык урамында 5нче йорт адресы буенча 27 фатирлы күпкатлы йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International