ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты (агрономия факультеты) 2019 елның 16 мартында 10.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне үткәрә.

8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.Шуңа күрә дә ул яз башында март аенда үткәрелә. Яз- безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Бәйрәм уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бар гүзәллек хатын –кызларда”дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Чара 2 команда, “Әниләр” һәм “Кызлар” командалары арасында ярыш формасында узды.”Таныштыру” турында һәр команда үзе белән таныштырды, “Аш-су”,”Сәнгать” турларында катнашучылар үзләренең уңганлыкларын- булганлыкларын күрсәттеләр.Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге азагында жюри командалар арасында дуслык җиңүен игълан итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

13 март көнне Саба район китапханәсендә «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Эльвира Галимуллина белән чара үткәрелде.

Түбән Шытсу авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек чаралары күрелде. Эшне Сатыш филиалының Саба бүлекчәсе авыл хуҗалыгы җәмгыяте башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Игелек атнасы кысаларында 2019 елның 13 мартында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. «Саба муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Шәмәрдән лицееның театральләштерелгән иҗат-отчёт концерты булып узды. “Сатылмаган мәхәббәт” дигән исем астында узган бу концертның һәрбер чыгышы “Диләфрузгә дурт кияу”спектакленең эчтәлегенә ниятләнеп эшләнгән. Укытучылары белән берлектә укучылар да узләренең концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Профессиональ дәрәҗәдә эшләнелгән бу тамаша беркемне дә битараф калдырмады.

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Югары Симет авыл җирлеге учрежденияләрендә,  әлеге якты язгы бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Югары Симет авыл җирлеге.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

12нче март көнне “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы базасында  “Тере классика”  VIII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.

6 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Музыка күңел шатлыгы, чәчәкләр тормыш яме” дип аталган концерт программасы куелды 7 март  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында 8 март -  халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан, татар эстрадасының танылган җырчылары РаязФасихов, Алсу Абелханова, Вадим Захаров, Алсу – Азат Фазлыевлар катнашында бәйрәм концерты оештырылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International