«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында рәсем сәнгате буенча мастер-класс

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Игелек атнасы кысаларында 2019 елның 13 мартында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. «Саба муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында булдылар. Балалар белән аппликация техникасы буенча интеллектуаль дәрес үткәрделәр. Һәр бала үз эшен зур кызыксыну белән башкарды, шулай ук хайваннар, кошлар, корабльләр һәм самолетлар турында файдалы мәгълүмат алды. Дәрес уңай нотада узды. Барлык балалар да күңелле кәефтә калдылар. Дәрес ахырында балалар бик теләп үз эшләре белән фотога төштеләр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International