ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.

6 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Музыка күңел шатлыгы, чәчәкләр тормыш яме” дип аталган концерт программасы куелды 7 март  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында 8 март -  халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан, татар эстрадасының танылган җырчылары РаязФасихов, Алсу Абелханова, Вадим Захаров, Алсу – Азат Фазлыевлар катнашында бәйрәм концерты оештырылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2019 елның 10 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Без әнинең елмаюыннан җылынабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.  Җырлар, биюләр, үзешчәннәрнең матур чыгышлары тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм җыр башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат - йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар арасында шахмат-шашка турниры булып узды.   Әлеге чараның максаты - интеллектуаль спорт төрләрен (шахмат, шашка) популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә булышлык итү. Кыска гына вакыт эчендә катнашучылар логик фикерләү, үз йөрешләрен санап, көндәшләренең гамәлләрен һәм йөрисе юлларын алдан уйларга өйрәнделәр.

ФАП фельдшерлары белән киңәшмә узды.  Киңәшмәдә район педиатры  Хафизова Д. И. катнашты, ул кече яшьтәге балаларга профилактик прививкалар ясау турында сөйләде; ГО штаб начальнигы Шакирҗанова А. М. гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр ,  терроризмга каршы яклау буенча  инструктаж үткәрде; эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Фәттахова Р. З. яңа килгән приказлар белән таныштырды; табиб - статистик Гарифуллина Г. Р. ФАПның эше турында анализ ясады.

12 март көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды.

Шекше мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән бу чара гадәти булмаган исем белән “Татарча Лучше всех!” дип аталды. Ул беренче каналдан баручы популяр тапшырудан эчтәлеге белән дә, форматы белән дә аерылып торса да, максат бер иде: иң- иң яхшыларны ачыклау. Бәйрәм кичәсенә әзерлек бер- ике атна алдан башланды. Иң элек ватс –аптагы Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне, якташларны берләштергән “Авылдашлар якташлар- без!” дип исемләнгән төркемгә игълан эленеп, әлеге авыллардагы иң уңган хуҗабикәләр, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр, тегүче-чигүчеләр, бәйләүчеләр, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясаучылар, аш-су осталары, хатын-кызларның матурлыгын кайгыртучылар, дини һәм рухи тәрбия бирүчеләр, мәдәни тормышта актив катнашучы туташ һәм ханымнар барланды. Аларның барысы да әлеге бәйрәм кичәсенә чакырылды. Үз куллары белән матурлык тудырган ханымнар алып килгән барлык эшләнмәләр, ризыклар һ.б тамашачылар каршына күргәзмәгә куелып, алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.
Бәйрәм кичәсе күңелле миниатюра, дәртле җыр, алып баручылар Рәйсә Габделхакова һәм китапханәче Флүзә Фазылованың сәламләү- тәбрикләү сүзләре белән башланып китте, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов та гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җырлар башкарды. Кичәнең төп өлешендә исә, уңган ханымнар, аш-су осталары сәхнәгә чакырылып, үзләре башкарган хезмәт, ничек итеп матурлык тудырулары турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәсәлән, Гүзәл Гомәрова макияж һәм прическа ясау серләрен ачып, мастер-класс күрсәтте. Тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерүче, җәй көннәрен бакчаларын чәчәкләргә күмүче осталар Зөлфия Зәйнәгыева, Айсылу Ибраһимова һәм Рузилә Газизова чыгышы да бик файдалы булды, алар күпсанлы сорауларга да җавап бирде. Нурания Мирзагаләмова, Сәвия Шәрифуллина, Зәлилә Әхмәтшина, Рузилә Газизова, Ләйлә Авзалова, Гөлсинә Мирзегаләмова, Рәмзилә Нәгыймова тегү-чигү, бәйләү һ.б төрле кул эшләре башкаручы осталар буларак хөрмәтләнде. Әлеге кичәгә телеңне йотарлык баллы төш һәм искиткеч тәмле, чын сәнгать әсәренә тиңләрлек тортлар пешереп алып килгән Фирдәүсә Нәзирова, Ләйлә Авзалова һәм Гөлия Гатиятова да сәхнәгә күтәрелеп, әлеге хикмәтле нигъмәтләрне әзерләү ысуллары, серләре белән таныштырды. Авыл халкы күңеленә акыч табып, аларны дин юлына бастыручы хөрмәтле ханымнар Бибинур Зәйниева һәм Алсу Ханнановаларның үтемле чыгышын да бәйрәм кичәсенә килүчеләр яратып кабул иттеләр. Алсу Хафизова исә, мөселманча итеп яулык бәйләү алымнары белән таныштырды.
Кичә сәхнә осталары башкаруында җыр-биюләр, скетчлар белән үрелеп барды. Рузилә Газизова шушы бәйрәм уңаеннан үзе иҗат иткән шигырен дә укып күрсәтте. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар белән төрле уен- бәйгеләр үткәрелде. Аларның барысына да бүләкләр, ә иң-иң яхшыларга “”Татарча Лучше всех!” медальләре тапшырылды.
Кичә өчен махсус бәйрәмчә презентация ясалды. Бәйрәм чарасын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Ф.Фазылова ярдәме белән оештырды.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 12 мартында МБУ "Спорт комплекс " та хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП арасында хатын-кызлар командалары волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узачак (Байлар Сабасы зонасы).

9 март көнне  Шәмәрдән авылы  боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча ветераннар командасы дусларча очрашу уткәрде. Җиңүчеләр исә акчалата һәм  бүләкләргә ия булды.     

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International