Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат - йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар арасында шахмат-шашка турниры булып узды. Әлеге чараның максаты - интеллектуаль спорт төрләрен (шахмат, шашка) популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә булышлык итү. Кыска гына вакыт эчендә катнашучылар логик фикерләү, үз йөрешләрен санап, көндәшләренең гамәлләрен һәм йөрисе юлларын алдан уйларга өйрәнделәр.