8 март бәйрәменә багышланган чаралар

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

6 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Музыка күңел шатлыгы, чәчәкләр тормыш яме” дип аталган концерт программасы куелды.Бәйрәмне бер кочак чәчәкләр һәм котлаулар белән алып баручылар Садыкова Фәнүзә һәм Хуҗиәхмәтов Илданур ачып җибәрде. Һәрбер сыйныф укучылары үзләренең якыннарын котлап чыгыш ясадылар.Кадерле әниләребезгә, хатын – кызларга багышлап җыр һәм шигъри юллар башкарылды, бию һәм театраль  коллективлар чыгыш ясады.

7 март  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында 8 март -  халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан, татар эстрадасының танылган җырчылары РаязФасихов, Алсу Абелханова, Вадим Захаров, Алсу – Азат Фазлыевлар катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм чарасының спонсоры, авылдашыбыз, ООО ИДЦ “Барс – Медиа” директорлар советы рәисе  Марат Мәүлет улы Гәрәевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International