“Бар гүзәллек хатын –кызларда”дигән исем астында бәйрәм кичәсе .

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.Шуңа күрә дә ул яз башында март аенда үткәрелә. Яз- безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Бәйрәм уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бар гүзәллек хатын –кызларда”дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Чара 2 команда, “Әниләр” һәм “Кызлар” командалары арасында ярыш формасында узды.”Таныштыру” турында һәр команда үзе белән таныштырды, “Аш-су”,”Сәнгать” турларында катнашучылар үзләренең уңганлыкларын- булганлыкларын күрсәттеләр.Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге азагында жюри командалар арасында дуслык җиңүен игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International